12 март 2018 яңалыклары
-
Ул – Кадыбаш мәктәбе укучылары оешмасы президенты
Борынгы төркиләрдә "ай" сүзе сылу, матур, асыл, якты, нурлы, акыллы, кыйммәтле, бәхетле кебек күчерелмә мәгънәне белдергән. Кадыбаш кызы Айгөлгә бик тә белеп кушканнар исемен: айның шушы һәм гөлнең бөтен сыйфатлары бар анда. Әбисе белән бабасы тикмәгә генә Айгөлем дип дәшмидер аңа. Гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркәләнүне белми: йорттагы, бакчадагы...
-
Әгерҗедә чаңгы сезонын ябуга багышланган ярыш уза
17 мартта "Орешник" ял паркында чаңгы сезонын ябуга багышланган ярыш уза. Әлеге спорт төрен яратучыларны ял паркына көндезге сәгать 11гә көтеп калалар.
-
Әгерҗе йолдызлары “Йолдызлык“та балкыды
Минзәләдә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда Мөслим, Актаныш, Минзәләнең яшь артистлары белән бергә Әгерҗенең сәхнә осталары да катнашты. 18нче тапкыр узучы фестиваль быел "Миллиончы катнашучы" лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллионынчы булып санала. Бәйгедә катнашучылар "Вокал-соло", "Вокал ансамбле", "Хореография", "Конферансье"...
-
Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
2017 елда барлыгы 3 миллиард 45 миллион сумга 68 җәмәгать урыны тәртипкә китерелде. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде....
-
Иртәгәдән төннәрен дә җылырак була
Ниһаять, безнең якларга да чын яз килергә җыена бугай. Һава торышына күз салыйк: Бүген, 12 мартта, көндез -9, төнлә -23 градус. 13 мартта көндез -9, төнлә -11. 14 мартта көндез -5, төнлә -11. 15 мартта көндез -5, төнлә -7. 16 мартта көндез -2, төнлә -7. Кар явачак. 17 мартта көндез...