12 апрель 2013 яңалыклары
-
Призывник көне узды
Әгерҗенең 4нче мәктәбендә быел язгы чакырылышта армия сафларына алыначак егетләр һәм шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы булды. Булачак солдатларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Андрей Авдеев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов тәбрикләделәр. Егетләргә...
-
Кубок әлегә Әгерҗедә калды
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең һәр елны яшүсмерләр арасында хоккей турниры уздыруы матур традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелде. Башка елларны әлеге турнирда берничә көчле команда катнаша иде. Узган ел, мәсәлән, Әгерҗенең "Спутник", Ижауның "Юниор", "Гвоздика" командалары белән бергә Тирсә яшүсмерләре дә көч сынаштылар. Әмма моңа...
-
Ачык ишекләр көне
17 апрельдә 14-16 сәгатьләрдә балалар сәнгать мәктәбендә Ачык ишекләр көне узачак. Сәгать 3тә сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр концерт куячаклар. Рәхим итегез!
-
Китап бүләк ит
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Наз" приютында тәрбияләнүче, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен китаплар җыя. Балаларга бүләк ясыйсыгыз килсә, китапларны Гагарин урамы, 10нчы йортка "Өмет" үзәгенә китерегез.