12 май 2017 яңалыклары
-
Талантлы син, якташ туганым + ФОТО
Әгерҗе мәдәният сараенда Әгерҗедә туып-үскән якташыбыз - Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, профессор Рәгъде Хәлитовның 75 яшьлек гомер бәйрәме һәм педагогик эшчәнлегенең 55 еллыгы уңаеннан әнә шул исемдәге кичә узды. Кичәдә Рәгъде әфәнденең иҗатын хөрмәт итүче якташлары катнашты. - Әгерҗе төбәгеннән чыккан талантлар күп, әмма музыка сәнгате өлкәсендә профессор...
-
“Әгерҗе хәбәрләре“ яңа бәйге игълан итә: “Минем балам – иң-иңе“
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә багышлап "Минем балам - иң-иңе" дигән бәйге игълан ителә. Сезнең балагыз җырларга, биергә, рәсем ясарга, спорт белән шөгыльләнергә яратамы? Әнә шул мизгелләрне фотога төшереп 19 майга кадәр agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга юллагыз яки редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыгыгыз. Балагызның...
-
“Туксан бишемә җитәргә язсын“, ди Мауа апа Хәсәнова
"Без - гармунчылар нәселе. Сеңлем Рауза белән хромкада уйнап җырлаган вакытлар искә төшә дә, үзем дә сизмәстән җыр сузам. Балаларым да гармунда уйнарга уйнап үстеләр. Гармун җырлата да, юата да, моңландыра да дип белми әйтмәгәннәр", - ди 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алган Мауа апа ХӘСӘНОВА. Әгерҗедә үз өендә балалары...
-
Бүген – Шәфкать туташлары көне
12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу көнне шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Россиядә әлеге бәйрәм 1993 елдан билгеләп үтелә. Районыбызда йөзләгән ак халатлы шәфкать иясе авырулар сәламәтлеге сагында тора. Аларны бәйрәмнәре белән котлап, җаваплы эшләрендә уңышлар, үзләренә дә исәнлек-саулык телибез.
-
Әгерҗелеләр чәчү эшләренең яртысын тәмамладылар
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. 11 майга 13986 гектар (планга карата - 53 процент) мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылды. Шуның 7702 гектары (81 процент) - арпа, 3236 гектары (49 процент) - бодай, 1503 гектары (91 процент) - солы. 1495 гектарга (57 процент) азык культуралары чәчелде, 50 гектарга (12...
-
Әгерҗелеләр паркларда курыкмыйча йөри ала
Якын көннәрдә "Орешник", "Яшьлек" паркларын, Җиңү скверын талпаннарга каршы эшкәртәләр. Көннәр җылыткач әлеге ял урыннарында курыкмыйча йөри аласыз.