Машинада балаңны ялгыз калдырма
Җиде яшькә кадәрге балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка калдыруны тыячаклар.
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев шул хактагы карарга кул куйды. Әлеге документ балаларны машинада калдырып, аларны өшүдән, кызудан, куркудан, төрле куркыныч янаудан саклаячак. Әлеге кагыйдәне бозган кешегә кисәтү алу яный, шулай ук 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Моннан тыш документта балалар...