12 август 2017 яңалыклары
-
Әгерҗедә узган “Пчелино”да иң-иңнәр күп булды
Әгерҗедә узган "Пчелино" республика экофестивале быелгы чараларның иң баллысы булып тарихка кереп калыр, мөгаен. Гомумән, "иң-иңнәр" күп булды фестивальдә. Әйтик, иң татлы бал, иң оригиналь чәкчәк, иң оста умартачы, иң сары киемле тамашачы сайланды. Әгерҗе, Менделеев, Удмуртия умартачылары иң тәмле балларын тәкъдим иттеләр. Бал сатучылар янында чиратлар пәйда булды. Кортчылык...
-
Шахматчы Раил Латыйпов Зәйгә – ярышка җыена
Тимерьюлчылар көне алдыннан тимер юл предприятиеләре арасында үткәрелгән шахмат турнирында эксплуатацион вагон депосында вагоннар караучы-тикшерүче булып эшләүче Раил ЛАТЫЙПОВ беренче урынга лаек булды. Бу җиңү очраклы түгел, чөнки спортның бу төренә мәхәббәт аны гомер буе озата килә. Аның шахмат белән кызыксынуы туган Иж-Бубый мәктәбенең 4 сыйныфында укыганда башлана: шушы ук...
-
Бүген – Физкультурачылар көне
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ветераннар һәм спорт сөючеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезнең республика, Россия күләмендәге казанышларыгыз ихтирам һәм соклану хисләре уята. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яуларсыз дип ышанабыз. Әгерҗебездә хәзер спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Тиздән күптән көтелгән бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасы...
-
“Пчелино“ фестиваленә автобуста барырга мөмкин
12 августта Әгерҗе ипподромында узачак "Пчелино" фестиваленә автобуслар йөри. Зур базардан мәйданга кадәр 9.30, 9.45, 11.30, 11.45 сәгатьләрдә, кирпеч заводыннан мәйданга кадәр 9.45, 11.30, 11.40 сәгатьләрдә автобуслар китә. Автобуслар 17.00, 18.00 сәгатьләрдә мәйданнан зур базарга һәм кирпеч заводына халыкны алып кайта.