12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Әгерҗедә кибет басалар
Узган атнада Әгерҗедә берничә сәүдә ноктасына һөҗүм итү очрагы булды. Октябрьская һәм Агрызская урамнарындагы сәүдә нокталарына һөҗүм иткән җинаятьче сатучыларны пычак белән куркытып, булган ачаларын алып чыгып китә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шунда ук эзенә төшәләр. "Әгерҗе" сәүдә йортында да шуңа охшаш хәл була. Җинаятьче пыяла витринаны ватып ювелир бүлегенә керә...
-
Әгерҗе пассажирлары билетларны 60 көн алдан алала
11 декабрьдә Россиядә яңа кабул ителгән кагыйдәләр буенча, ерак юлга йөрүче поездларга билетларны 60 көн алдан сатып алып булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Моңа кадәр бу кагыйдә Мәскәүдән Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород һәм Самарага баручы тиз йөрүче поездларга һәм халыкара маршрутларга гына кагыла иде. Ә Россия буенча башка...
-
“Аяусыз язмыш“ - кабат экранда
15 декабрьдь 18 сәгатьтә район Мәдәният сараенда Девәтернә Мәдәният йорты мөдире Фәнис Арсланов төшергән "Аяусыз язмыш" фильмы күрсәтелә.
-
Салагыш укучысы - җиңүче
Салагыш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шакиров Шәфәгать Чистай шәһәрендә үткәрелгән яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге 2нче төбәкара фәнни-гамәли укуларында катнашып 1 урынга лаек булды. Җитәкчесе - Хөснетдинов Айдар Минефатыйх улы. Шәфәгатьне уңышы белән котлыйбыз!
-
Әгерҗе прокурорына соравың булса
Бүген, 12 декабрьдә, 12-20 сәгатьләрдә район прокуратурасында халыкны кабул итәләр. Адрес: Әгерҗе, Гоголь урамы, 12.