13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Исәнбайдан Роза Ханнанова: “50 яшь бит әле гөрләр чак“
"Хатын-кызның бөтен бәхете Ана булуда дисәләр дә, мин бу сүзләргә өстәп эш тә олы бәхет дияр идем", - ди Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза ханым ХАННАНОВА. Яңа елны да бәйрәм итеп өлгермәдек, Роза ханым янә икенче - аның тормышында тагын да кадерлерәк һәм истәлеклерәк бәйрәмгә әзерләнә башлады....
-
Әгерҗедән Кирилл машиналы да, телевизорлы да булды
Әгерҗедә яшәүче 4 яшьлек Кирилл ЧЕРНОВның Яңа ел алдыннан теләгән теләкләре чынга ашуына әнисе дә, әбисе дә, туганнары да бик сөенәләр. Ә үзе ул кош тоткандай шатлана. Уенчыкларын күрсәтеп туялмый, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сыйлый. Ходай бөтен кешене дә тигез итеп яратмаган шул. Берәүләр балда-майда йөзгәндә, икенчеләр хәерчелек төпкеленнән чыга алмыйча...
-
Әгерҗе районында ипигә бәя артты
1 январьдан райпоның икмәк-азык комбинатында пешерелә торган икмәк 1 сумга артты. Хәзер бодай ипие - 22,5, арышныкы 20,7 сум тәшкил итә. Красный борда пешерелә торган ак ипи - 22,5, кара ипинең бәясе 17,90 сум.
-
Бүген - искечә Яңа ел
13 январь төнендә искечә Яңа елны каршы алабыз. Ул Юлиан календаре буенча билгеләп үтелә. Районыбыз үзешчәннәре бүген, 13 январьда, кичке сәгать 6га район Мәдәният сараенда "Исәнме, искечә Яңа ел" концертын карарга чакыралар.
-
Әгерҗедә йортлар төзү дәвам итә
Якты хыяллар, матур өметләр белән яңа 2016 елны да башладык. Хәерлегә булсын! Катлаулы ел көтүгә карамастан, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстанда социаль юнәлештәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. Әгерҗе районында нинди төзелешләр, төзекләндерү эшләре көтелә? Район башлыгы Валерий МАКАРОВтан без әнә шул турыда сөйләвен үтендек. - Заманалар катлаулана барса да, туган республикабызда,...