13 декабрь 2011 яңалыклары
-
Бай абзый
Шәхси эшләрен ачып, башкаларны да эшле иткән, үзләре дә муллыкта яшәүче яңа татар байлары күп хәзер. Ә менә безнең буын ерак тарихтан гына укып белгән чын татар бае нәкъ менә шушы шәхес образында чагыла төсле миңа. Узган гасырның 90нчы еллар башында ук Әгерҗедә, иң беренчеләрдән булып, шәхси эшен башлап кибет...
-
Укырга чакыралар
Әгерҗедәге "Нур" мәдрәсәсе мөгалллимнәре 19-22 декабрьдә авыллардагы имамнар һәм дин сабагы алырга теләүче ир-егетләр өчен укулар оештыралар. Дәресләр иртәнге сәгать 9да башлана. Алдан язылу өчен тел. 89625691852, 89600657627.
-
Яшь хоккейчылар сынатмый
ТР беренчелегенә узучы ярышларда Әгерҗенең "Спутник" командасында шөгыльләнүче 2001 елгы малайлар Түбән Камада узган хоккейда көндәшләрен 3:2 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Ә 16 декабрьдә безнекеләр үз бозларында Можга командасы белән уйнаячаклар
-
Чаңгы сезоны башлана
Чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар быел көчле чаңгычылары белән дан тотучы Күләгәш авылында уздырылачак. 17 декабрь көнне сәгать 11дә бәйгегә старт биреләчәк.