14 февраль 2013 яңалыклары
-
Арча ягы – моңлы як
16 февральдә Арчада гармунчыларның Фәйзулла Туишев исемендәге XIII смотр-бәйгесе уза. Бәйгедә район Мәдәният сараеның Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге "Көмеш телле гармун" халык ансамбле гармунчылары да катнаша.
-
Фигуралы шуу осталары ярышты
Чаллыда фигуралы шуу осталары арасында узган бәйгедә 20 шәһәрдән 140 яшь спортчы катнашты. Балалар-яшүсмерләр мәктәбендә тренер Александр Карнизов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Ислам Гаврилов үз яшь категориясендә I урын алды. Марина Шаһиәхмәтова - IV, Дарья Тарасова V урынга лаек булдылар.
-
Бер-бер артлы – ике җинаять
6 февраль көнне төнлә Чапаев һәм Сәетов урамнары чатында билгесез берәү гражданин Х.ның башына берничә тапкыр суга. Шул тирәдән үтеп баручы әлеге хәл турында полициягә хәбәр итә һәм "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырта. Полиция хезмәткәрләре җинаятьне "кайнар эз" буенча ачалар. Кызганычка каршы, зыян күрүчене коткарып калып булмый. ××× Икенче көнне билгесез...
-
Тугач ук ... чиратка
2011 елның 11 мартыннан Татарстанда балалар бакчаларына электрон чират системасы гамәлгә кертелде. Хәзер бакчага юллама алуда әшнәлеккә юл ябылды. Акча төртеп тә, бүләк биреп тә чиратсыз юллама алып булмый. Районда әлеге яңалык ничек тормышка ашырыла? Бу турыда без мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНАдан сөйләвен үтендек. - Вәсилә Гарәфетдиновна,...
-
Роскомнадзор кисәтә!
"Шәхси мәгълүматлар турында"гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү...
-
Без спортны сайлыйбыз
Узган шимбә районыбыз спортчылары өчен онытылмас истәлекле мизгелләргә бай булды. Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә 2012 елдагы спорт тормышына нәтиҗәләр ясап, иң-иңнәрне бүләкләделәр. Район башлыгы Кубогына традицион көрәш бәйгесендә 80нән артык көрәшче бил алышты. Шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре арасындагы дартс ярышында да төз атучылар күп булды. Спорт күгендәге йолдызлар "Ел дәвамында спортта район,...