14 март 2012 яңалыклары
-
Максат – бер
Район мәгариф бүлегенең актлар залында дин әһелләренең белем бирү учреждениеләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчеләре белән очрашуы узды. Православие чиркәве руханилары һәм мәчет дин әһелләре балаларга тәрбия бирүдә ярдәм кулы сузарга әзер булуларын җиткерделәр. "Максатыбыз бер - киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү. Бу - бик катлаулы һәм...
-
Марафончылар
Узган ялларда Түбән Камада чаңгы марафоны буенча XXV республика ярышлары узды. Анда Әгерҗе районы данын мари чаңгычылары яклады. Үз төркемнәрендә Алексей Семенов 20 чакрым дистанциядә - II, Эдуард Михайлов 30 чакрым арада - III, Геннадий Орехов шушы ук арада VI урынга чыктылар. Призерларга медальләр, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Йолдызлар яңгыры
Районда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган "Язгы йолдыз яңгыры" исемле балалар иҗаты фестивале старт ала. Фестивальдә 5 яшьлек нәнидән алып алып 21 яшькә кадәрле егет-кызлар төрле номинацияләрдә үз сәләтләрен күрсәтә ала. Сайлап алу турлары 23 марттан алып 30ына кадәр уза. Фестивальдә катнашу өчен заявкаларны яшьләр сәясәте бүлегенә (телефоны 21788) яки мәктәптән...