14 июль 2017 яңалыклары
-
Помидордан мул уңыш алырга теләсәгез
Әби-бабайлар кулланган бу ысулны файдалансагыз, помидорларыгыз эре, фитофторага бирешми торган булып үсәчәк. Өч литрлы банкага 2,6-2,7 литр су саласың да, шуңа җылы суда җебетелгән 100 грамм чүпрә һәм 0,5 стакан шикәр комы өстисең. Банканы марля белән каплап җылы урынга куясың. Берничә тапкыр болгатып алырга онытмагыз. Әчүе беткәннән соң, катнашма әзер...
-
Әгерҗе зиратында өмә була
Җәй яңгырлы булу сәбәпле, зиратларда да печән, чүп үләне шактый биек булып үсте. Вак агач-куаклар да күбәйгән. Шуңа күрә бу атнаның шимбәсендә, ягъни 15 июльдә иске татар зиратында өмә була. Иртәнге сәгать 8гә эш кораллары белән зиратка килүегез сорала.
-
Бүгеннән сайтта фотолар өчен тавыш бирү башланды
"Әгерҗе хәбәрләре" газетасында туризмны үстерүгә багышлап уздырылган "БАРЛЫК ЮЛЛАР БЕЗНЕҢ АВЫЛГА ИЛТӘ" бәйгесенә бүгеннән тавыш бирү башланды. 21 августка кадәр Кырынды, Кичкетаң, Күләгәш, Тәбәрле, Уразай, Иж-Бубый авылларыннан килгән фотолар өчен тавыш бирәбез. Аның өчен сайтның русча битенә кереп, уң яктагы колонкадан "Тавыш бирү" бүлеген табарга кирәк. Тавыш бирү төгәлләнгәннән соң,...
-
Бүген Мамадышта Питрау бәйрәме була
Бүген сәгать 5тә Мамадыш район Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме уза. Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар, "Димче почмагы" эшли, "Керәшен чибәре" бәйгесе уза. Питрауда уеннарга, җыр-биюгә киң урын бирелә, татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясый. Сез дә барып күреп кайтыгыз, күңелле булачак.
-
Җиде яшьтән узган балага автокресло кирәкме
"Кызым белән икебез генә яшибез, үзебезнең машина юк. Еш кына такси йә "попутка"га утырып йөрергә туры килә. Моңа кадәр күп чакта үзебез белән кресло йөртә идек. Кызым мәктәптә укый, әмма 12 яшькә кадәр ерак әле. Соңгы вакытларда "хәзер баланы машинада йөртү өчен автокресло кирәкми" дигән сүзләр ишетелә. Бу дөресме?" Елена...
-
Хуҗалыкларда печән, сенаж әзерләү ничек бара
Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 14 июльгә 900 тонна печән, 25200 тонна сенаж, 26 тонна витаминлы азык әзерләнде. Бер шартлы баш терлеккә 7 центнер азык берәмлеге туры килә.