14 август 2015 яңалыклары
-
Варкләд-Бодьяда якташыбызның җәсәден җирләделәр
Варкләд-Бодьяда тантаналы митинг узды. Ул якташыбыз Василий Петровның җәсәден әлеге авылга алып кайтып җирләүгә багышланды. Исегезгә төшерәбез: 1941 елның августында Смоленск өлкәсе Ельня шәһәре астында барган сугышларда һәлак булган солдат калдыклары эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче экспедиция тарафыннан табылган иде. Василий Петровның туганнары аларны алып кайтуны намус эше дип исәпләгәннәр. Митингка...
-
Җитеш тормышта яшәү өчен аена 23 мең сум кирәк
Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда...
-
“Әгерҗе аккорды“ сезне көтә
29 августта шәһәребездә өченче тапкыр "Әгерҗе аккорды" гитара фестивале уза. Аның быелгысы 25 ел элек арабыздан киткән "Кино" төркеме лидеры, йөзләгән җыр авторы, композитор Виктор Цойга багышлана. Гитара фестивалендә чыгыш ясарга теләсәгез, 24981, 89600662903 телефоннарына шалтыратып языла аласыз.
-
Татарстанга яңгырлар килә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада бүген кич аз болытлы, уртача җылы һава торышы хакимлек итә. Ләкин иртәгә - 14 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк. Якын көннәрдә бездәге һава торышына антициклон тәэсир итәчәк икән. Шунлыктан, иртәгә көндез көнбатыш районнарда яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән яшен,...
-
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Әгерҗедә
Район үзәк хастаханәләре эшчәнлеген контрольдә тоту, аларга ярдәм итү максатыннан ТР Сәламәтлек саклау министры һәр районга үзенең урынбасарларын билгеләде. Безнең районга Илдар Фатихов билгеләнде. Кичә Илдар Фатихов безнең районда булып китте. Ул үзәк хастаханә, поликлиника, акушерлык бүлеге, көндезге стационар эше белән якыннан танышты, һәр авыруның тарихын өйрәнде. СТ Сәламәтлек саклау...