14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Бу Әгерҗе яшьләренә ни җитми?
Быелның май аенда өч егетнең Әгерҗе шәһәрендәге "Булат" сәүдә йортындагы "Евросеть" кибете сатучысына һөҗүм итеп, кассада җыелган акчаны таләп итеп янаулары турында күпләрегез ишеткән булгандыр. Япь-яшь кенә килеш шундый юлга баскан егетләргә суд нинди хөкем карары чыгарды? Бу көнне өч егет бергә эчеп, күңел ачып утырганда башларына ничек тиз генә...
-
Әгерҗедән яңгырлы көннәр китәргә ашыкмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 15 сентябрьдә, вакытлы яңгырлар, төньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 4-9, көндез 9-14 градус җылы булачак. 16 сентябрьгә каршы төндә дә яңгырлар ява. Һава температурасы 3-8 градус җылы булачак дип фараз кылына.
-
Әгерҗелеләр, быел салым түләүнең соңгы көне – 1 декабрь
Россия Федераль салым хезмәте 2015 елга физик затларның милкенә, җиренә һәм транспортына салым исәпләү эшен май аенда башлаган иде. Белдерү кәгазьләрен юллау октябрь азагында тәмамланачак. Салым хезмәте сайтында "Физик затларның милкенә салым" дигән махсус рубрика ачылды. Күпме акча түләргә кирәклеген салым калькуляторы ярдәмендә кеше үзе дә исәпли ала. Моның өчен...
-
Әгерҗедә балалар иҗаты йорты булачак
Бүген район башлыгы Валерий Макаров һәм җитәкчеләр Әгерҗе шәһәренең Чайковский урамында төзеләчәк Балалар иҗаты йортының беренче нигез ташы нигезенә киләчәк буыннар өчен юллама язып салдылар. - Әгерҗедә Балалар иҗаты йорты төзү турында күптән хыяллана идек. Республика җитәкчелеге безнең тавышны ишетте һәм әлеге зур төзелешкә акча бирде. Бүген әлеге төзелешнең нигезенә...
-
Ни хәлең бар, кеше туганым?
Евгения ПАЖБЕКОВА - Пеләмеш ФАПы мөдире: - Узган атнада Пеләмеш клубында медицина хезмәткәрләренең традицион семинар-киңәшмәсе узды. Чарага район фельдшерлары, участок табиблары - барлыгы 50ләп ак халат иясе килгән иде. Әгерҗе үзәк хастаханәсе табибларының гриппны һәм ВИЧ-инфекцияләрне дәвалауга, алар белән көрәшүгә кагылышлы чыгышлары үтемле булды. Ә мин ФАПның эшчәнлеге турында сөйләдем,...