14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ут күршеләребездә булган фаҗига безне дә сагаерга мәҗбүр итә
Узган пәнҗешәмбедә Ижауда көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә торак йортның бер өлеше ишелү турындагы хәбәр безне дә кайгыга салды. ЙӨЗГӘ ЯКЫН КЕШЕ - ТОРАКСЫЗ - Нәкъ шул вакытта мин оныгымны автобуста инглиз теле буенча занятиегә алып бара идем. Шартлаудан автобус селкенеп куйгандай булды. Транспортта алга таба барырга рөхсәт итмәделәр, шуңа занятие...
-
Әгерҗедә машинистларны хөрмәтләделәр + ФОТО
Узган шимбәдә район Мәдәният сараена гомерләрен тимер юлга багышлаган берничә буын әгерҗелеләр, яшь машинистлар, аларның гаиләләре һәм якыннары җыелды. Әгерҗедә икенче ел рәттән Машинист көнен әнә шулай зурлап уздырдылар, тимерьюлчыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәттеләр. Корыч магистральдә машинист, чынлап та, иң җаваплы һәм иң авыр һөнәрләрнең берседер. Алар пассажирлар өчен җавап...
-
Ижауда җимерелгән йорттагы туксан җиде фатир гына яшәргә яраклы
Узган атнада ут күршеләребез Ижауда газ шартлау нәтиҗәсендә өлешчә җимерелгән йортны тикшерү нәтиҗәләре биредәге 198 фатирның 97се генә яшәргә яраклы икәнлеген күрсәтте. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгына ашыгыч хезмәтләрдәге чыганактан билгеле булган. Шунысын да искәртик: 9 ноябрьдә газ шартлау аркасында шәһәрнең Удмуртсткая урамында урнашкан 36нчы йорт өлешчә җимерелеп төшә. Барлыгы...
-
Әгерҗелеләргә электрон китап укучы билеты бирелә
Әгерҗе үзәк китапханәсе Бердәм электрон китап укучы билетлары бирә башлады. 1650 шәһәрдәшебез әлеге билетка ия булды инде. Билет хуҗалары аны Татарстандагы барлык китапханәләрдә куллана ала.
-
Девәтернә үзешчәннәре Казанда – “Идел-йорт“ фестивалендә катнаштылар
Девәтернә Мәдәният йорты каршында Фәнис Арсланов җитәкчелегендә эшләүче "Картаямыни соң йөрәк" халык театры, Казанда XVII төбәкара "Идел-йорт" фестивалендә Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасын куеп, дәрәҗәле жюри алдында "имтихан тотты". Девәтернә үзешчәннәренең әлеге зур фестивальдә беренче генә сыналулары әле. Март аенда алар, Чаллыда әлеге фестивальнең беренче этабында катнашып, финалга узганнар иде....