15 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Табигатьне бергәләп саклыйк!
2013 ел республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында Татарстанда табигатьне саклауга юнәлтелгән бик күп чаралар узачак. Шул уңайдан бүген районыбыз мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" үтте.
-
Нәниләр өчен шахмат турниры
26 январь көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2005 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында район беренчелегенә шахмат ярышлары узачак. Бу төр бәйге районда беренче тапкыр уза. Башлана сәгать 11дә. Малайлар-кызлар, ярышка рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 89600771816.
-
Әйдәгез, тау шуарга!
Балалар өчен күңелле яңалык: шәһәрдә стадионнан кала тагын ике урында - сәнгать мәктәбе янында һәм янгын сүндерү бүлеге артында таулар ясалды.
-
Изге ай башланды
13 январьда Рабигүл-әүвәл ае башланды. Без аны башкача Мәүлид ае дип йөртәбез. Мәүлид сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "туу" дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы айда туган, шушы айда дөньядан үткән. Рабигүл-әүвәл аеның 11нче көне (23 январь) мөселманнар өчен аеруча кадерле. Чөнки бу көнне Пәйгамбәребез дөньяга килгән. Тик без Пәйгамбәребезне бу...
-
Килми калмагыз!
Бүген, 16 январьда, авылларда гражданнар җыелышлары старт ала һәм алар бер ай дәвам итәчәк. Бу - авыл халкына район җитәкчелеге белән очрашып, борчыган проблемаларын җиткерү, кызыксындырган сорауларына җавап алу өчен бик уңайлы мөмкинлек. "Бер генә проблема да күз уңыннан читтә калмаячак", - дип белдерә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров....
-
Кырык ел көткән хыял
1958 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән Ямурза башлангыч мәктәбе бинасы "икенче яшьлеген" кичерә бүген: ул Татарстанның мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә заманча итеп ремонтланган, ә бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Узган атнада "Гөлчәчәк" балалар бакчасын ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Ямурзалыларның шатлыгын уртаклашырга...
-
Аларга тиңнәр юк!
Яңа ел бәйрәме көннәрендә аллы-гөлле утлар, кар сыннары белән бизәлгән шәһәр һәм авыл урамнары буйлап бару ничек күңелле! Ә бала-чаганың бу гүзәллеккә ничек сөенгәнен күрсәгез иде... Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, шәһәребезне Яңа ел бәйрәменә бизәү буенча игълан ителгән "Кышкы әкият" бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчеләрне тәбрикләде....
-
Хыялымның тормышка ашкан чагы
Әгерҗедә яшәүче Руслан һәм Зөһрә Ивановларның 2нче шәһәр мәктәбендә укучы кызлары Ксениянең бер елга Америкага укырга китүе турында хәбәр иткән идек инде. 15 яшьлек якташыбыз туган җирдән читтә, якыннарыннан бик еракта, океан артында ничек яши? Американнар тормышына ничек ияләшә? Без аннан чит илдәге тормышы турында язуын үтенгән идек. Сезнең игътибарга...