15 июнь 2016 яңалыклары
-
“СЕМЫК“ кунакка чакыра
10 сәгать - ат чабышы. 10.15 сәгать - мари ишегалды буйлап сәяхәт. 11 сәгать - мәйданда делегацияләр парады. 11.15 сәгать - театральләштерелгән тамаша. 11.40 сәгать - бәйрәмнең рәсми өлеше. 12-16 сәгать - Татарстан шәһәрләреннән, районнарыннан, Россия төбәкләреннән килгән фольклор коллективлары чыгышлары. 16 сәгать - ярышларда, бәйгеләрдә катнашучыларны бүләкләү, бәйрәмне ябу...
-
Югары уку йортларында документлар кабул итү башлана: быел абитуриентлар документларын берьюлы 5 уку йортына тапшыра ала
20 июньнән югары уку йортларында документлар кабул итә башлыйлар, укучылар исә соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә, быел республиканың югары уку йортларында 16 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Абитуриентлар документларын берьюлы 5 уку йортына тапшыра ала. Инженерлык һәм фәнни юнәлешләргә игътибарны арттыру максатында,...
-
Янгын чыгып, 5 йорт көлгә әйләнгән
Башкортстанның Благовещенск районында 5 йорт һәм 10лап хуҗалык корылмасы янгын чыгып янып беткән. Бәхеткә, фаҗига аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм вафат булучылар юк. Сәгать ярым эчендә янгын тулысынча сүндереп бетерелгән. Бу хакта Ufa1.ru хәбәр итә.
-
Ураза һәм Корбан бәйрәменең көннәре билгеле булды
Быел Татарстан халкы Ураза бәйрәмен 5 июльдә билгеләп үтәчәк. Ә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы укзаы бастырылып чыкты. "Татарстан Республикасында ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча 5 июль - Ураза бәйрәме, 12 сентябрь Корбан бәйрәме башланган көн", - диелә документта. Указ бастырылган көненнән көченә...
-
1 июльдән газга бәя арта
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме - 2,13 %.
-
Ә СИН ҮЗАРА САЛЫМЫҢНЫ ТАПШЫРДЫҢМЫ?
2016 елда Әгерҗе районында халыктан 3 миллион 430 мең 350 сум үзара салым җыелырга тиеш. Хөкүмәт аның һәр сумына тагын дүртәр сум өстәячәк. Халык бу акчага үзе яшәгән төбәктә нинди эшләр башкарыласын референдумда тавыш биреп хәл итте. АВЫЛЛАРДА 19 авыл җирлегендә халык әлеге салымны тулысынча җыеп бетерде. Көчек авыл җирлегендә...