16 февраль 2017 яңалыклары
-
Сәхрә кызы Алиянең кулыннан килмәгән эш юк
Алия исеме гарәпчәдән "кыйммәтле" дигәнне аңлата. Сәхрә кызы Алия ӘХМӘТҖАНОВАга бу исемне бик тә белеп кушканнар. Татар кызларына хас булырга тиешле бик "кыйммәтле" сыйфатлар бар анда: тыйнаклык, уңганлык, итагатьлелек, игътибарлы-ихтирамлылык, сабырлык, гүзәллек... Алияне мин бик кечкенә чагыннан ук беләм. Иртүк йокыдан торып апасы Айназ белән әниләренә ияреп абзарга сыер саварга...
-
Иске Кызылъярда янгында кеше гомере өзелде
Бүген, 16 февральдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Сарсак-Омга сыер савучылары эшкә барганда Иске Кызылъярда йорт януын күрәләр һәм бу турыда янгын сүндерү частена хәбәр итәләр. Тирсәдән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт кара күмергә әйләнгән була. Янгынны сүндереп бетергәч, анда кеше мәете калдыклары табыла. Аның шушы йорт хуҗасы - 78 яшьлек...
-
Игътибар: безнең сайтта яңа бәйге
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Син көт кенә, солдат кайтыр" дигән фотобәйге игълан итәбез. Бу бәйгегә армиягә алынучы егетнең йә сөйгәне, йә әти-әнисе яки дуслары белән төшкән фотоларын юлларга кирәк. Фотоларны 19 февральгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон почтага, Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләренә юлларга яки...
-
Бүген Исәнбайда Сәгыйть абыйны соңгы юлга озаталар
Исәнбайда гомер кичергән 78 яшьлек пенсионер Сәгыйть абый БӘДЕРТДИНОВ 22 январьда өеннән чыгып китә дә суга төшкәндәй юк була. Бары 22 көннән соң гына Кама бозыннан үле гәүдәсен табып алалар аның. Якыннары сөйләвенчә, төпчек улы Илсурны, 40 ел гомер иткән хатыны Асия апаны югалтканнан соң "җиңеләеп" китә торган гадәте булса...