Яңа Эсләк олы юбилеен каршы алды (+фото)
Заманында 85 хуҗалыклы Яңа Эсләктә бүген нибары унлап йортта ут яна. Әмма авылның 85 еллыгын билгеләп узарга һәр йорттан балалар, оныклар кайткан иде.
Яңа Эсләк районда иң кечкенә авылларның берсе булса да, бөтен җирдә тәртип. Хуҗасыз йортларның да капка төпләре чабылган, асфальт юл уза, кайбер өйләрдә газ яна. Җәй көне...