16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Тиздән авыл җирлекләре башлыкларыннан кайсысы иң оста бадминтончы икәнлеге билгеле булачак
Ел дәвамында авыл җирлекләре арасында барган спартакиадага бу атнада нокта куела. 19 ноябрьдә Әгерҗенең 2нче мәктәбендә авыл җирлекләре башлыклары арасында бадминтон һәм "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" ярышлары була. Бәйгеләргә старт сәгать 9да бирелә. - Без көн саен диярлек бадминтон уйнап карыйбыз. Сынатырга исәп юк, - диделәр Тирсә...
-
Әгерҗе районы авылларында каз өмәләре уза
Авылларда борынгыдан калган бик матур йола - күрше-күлән, дус-туган белән җыелышып каз өмәләре уза. Әнә, Тәбәрле авылында Ильяс-Фәнилә МУЛЛАХМӘТОВлар өмәгә бөтен авылны дәшкәннәр. Көне буе эш белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар биредә авыл уңганнары. ЙОРТ КОШЛАРЫН КҮПЛӘП АСРЫЙЛАР Бу җирлектә күп гаиләләр каз асрауны үзләренең яраткан шөгыльләре дип саныйлар. Тәбәрледән...
-
Әгерҗелеләргә дә яңа контроль-касса аппаратларыннан файдаланырга туры киләчәк
2017 елның 1 июленнән сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар онлайн контроль-касса аппаратларыннан файдалана башлаячак. Бу хакта район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә "Фирма ЛИСТ" ширкәтенең Алабугадагы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Морозов сөйләде. - Агымдагы елның июлендә гамәлгә кергән "Касса техникасын файдалану турында"гы Федераль закон нигезендә киләчәктә сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар интернетка...
-
Кадыбаш мәктәбе укучысы - олимпиада җиңүчесе
Кадыбаш мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәридә Әхмәтова (укытучысы - Эльмира Рәсүлева), Казанда халыкара дәүләт телләре буенча олимпиаданың беренче турында призер булды. Бу бәйгедә республикадан барлыгы өч меңнән артык укучы катнашты.