17 май 2012 яңалыклары
-
Коррупциягә каршы көрәштә яңа программа
16 майда район Советының XIV сессиясе булды. Депутатлар сессиядә көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәлә тикшерделәр. Район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова "Әгерҗе муниципаль район" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов "2012-2014 елларга районда коррупциягә каршы көрәш программасы турында сөйләде. Бу программа...
-
Сез кадерле кунак һәр йортта
Атнаның ике көнендә хат ташучының килгәнен зарыгып көтеп алам. Ни өчен дисезме? Чөнки атнага ике тапкыр "Әгерҗе хәбәрләре" йортларыбызга күпме яңалык, хәбәр алып килә. Бер сүзен дә калдырмый бер утыруда укып чыгам. Танышлар, дуслар белән йә урамда, йә телефон аша газетада чыккан язмалар турында фикер алышып, кайчакта бәхәсләшеп тә алабыз....
-
Сак булыгыз: талпан!
"ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Алабуга районы һәм Алабуга шәһәрендәге сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе филиалы мәгълүматларына караганда, әлегә районда талпан тешләүнең 16 очрагы теркәлгән, шуның 3се - балаларны тешләү белән бәйле. Талпаннан зыян күрүчеләрнең күпчелеге - авыллардан. Бу очракларның барысында да талпаннарның зарарлы булмавы сөендерсә дә, сак булыгыз: җәй...
-
Лицейда кызу эш кайный
Мәктәпләрдә әле уку елы тәмамланмады. Ә республика программасы кысаларында капиталь ремонт уздырылучы биш мәктәптә дә көне буе кызу эш кайный. "Әлеге мәктәпләрнең барысы да озакламый яңа түбәле булачак. Ямурзада түбәне ябып, тышкы яктагы ремонт эшләренә керештеләр инде. Варкләд-Бодьяда тәрәзәләрне алыштыралар, Кичкетаң белән Исәнбайда ягулык системасын яңарталар. 15 августка әлеге мәктәпләр...
-
Музей чире йоктырган
Мондый чир бармыни диярсез? Бар икән шул. Тәбәрле мәктәбен 30 ел җитәкләгән Хәмит ага Абдуллин үзе дә авырган бу чир белән, балаларга да йоктырган. Авыл тарихы музее оештырып, исән чакта ук үзенә һәйкәл салган мөхтәрәм шәхес ул Хәмит ага. 50 еллык юбилеена килеп җиткән Тәбәрле музеен бик күпләр аңа һәм...
-
Ни чәчсәк, шуны урырбыз
Безнең Красный бор авылында мөселман кардәшләребез күп яши. Шуңа күрә дини гамәлләр башкару өчен безгә мәчет бик тә кирәк. Ниһаять, Аллаһыга тапшырып, Рәшит Әмирҗан улы җитәкчелегендә мәчет төзергә карар кылынды. Бу изге эшнең безнең чорга туры килүенә без бик тә шатланабыз, чөнки бу изге эшкә үз өлешеңне кертү - бик...
-
Боксны иң кыюлар сайлый
16-17 гасырларда ук Англиядә барлыкка килгән бу спорт төренә мәхәббәтне Әгерҗе малайларында алты ел элек Вадим Насыйров уята. Хәзер ул җитәкләгән бокс секциясендә 15 яшүсмер шөгыльләнә. Спортның бу төре шәһәребездә елдан-ел популярлаша. Күптән түгел бокс буенча ДООЦ беренчелегенә оештырылган ярышта Вадим Эдуардовичның шәкертләре, Алексей Голосеевның кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче малайлар...
-
Укыдык без мәдрәсәдә
Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайның бу шигыре "Аңламадык бернәрсә дә" дип дәвам иткәнен һәркайсыбыз яхшы белә. Тик әлеге шигъри юллар быел "Нур" мәдрәсәсен тәмамлап әле шушы көннәрдә генә кулларына шәһадәтнамә алган 52 кардәшебезгә һич тә кагылмый. Шәһәребездә мәдрәсә ачылганга өч ел вакыт узып та киткән инде. Кемдер шушы вакытны ничек уздырырга...