Ни хәлең бар, кеше-туганым?
Афанасий ДАНИЛОВ - Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе:
- Узган атна Әгерҗедә соңгы эш атнасы булды минем өчен. Әле бирегә урман хуҗалыгына эшкә килгәнгә ике генә ел булган иде. Лубян урман хуҗалыгы көллиятенә директор итеп билгеләнү сәбәпле, Әгерҗе белән саубуллашырга туры килә. Ә биредә яшәгән, эшләгән еллар күңелемдә матур бер истәлек...