18 май 2016 яңалыклары
-
Тугыз көннән БДИ башлана
Быел бердәм дәүләт имтиханнарына старт 27 майда география һәм рус әдәбияты фәннәреннән бирелә. 30 майда районыбызның 149 унберенче сыйныф укучысы рус теленнән имтихан тапшырачак. 2 июньдә - математиканың база, 6сында - профиль өлешләр буенча сынау. Гомумән, БДИга нокта 20 июньдә химия һәм физика фәннәрен тапшыргач куела. Имтихан бирү пункты итеп...
-
Әгерҗегә Сәләтлеләр университеты килде
Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда Сәләтлеләр университеты эшли. Әлеге чарага районның барлык мәктәпләреннән һәм агрокөллияттән иң сәләтле балалар килде. Алар алты профиль төркемдә эшләделәр: фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат. Балаларга кызыклы булсын өчен, оештыручылар эзләнү квесты тәкъдим иттеләр. Беренче бирем буенча яшь талантлар анда оештырылган күргәзмәләр...
-
Диспансерлаштыруны төгәлләгән авыллар да бар
"Шаршады һәм Кодаш авыл җирлекләрендә диспансерлаштыру төгәлләнде", дип хәбәр итә үзәк хастаханә баш табибының поликлиника буенча урынбасары Эдуард Овчинников. Халык сәламәтлеген кайгырту максатында уздырыла торган бу мөһим чараны Тәбәрле, Кичкетаң, Яңа Бәзәкә, Девәтернә, Кадыбаш җирлекләре дә төгәлләү алдында тора. Кайсы елларда туучыларның быел диспансеризация узарга тиешлеген тагын бер кат исегезгә...
-
Бүген Әгерҗе музее төнгә кадәр эшли
"Әгерҗедәге Сәетов урамына күчкәннән соң, музейга йөрүчеләр саны тагын да артты. Безгә укучылар да, өлкән яшьтәгеләр дә бик яратып йөри. Менә бүген дә сәгать өчкә "Музейда көн һәм төн" чарасына көтеп калабыз", - ди Әгерҗе районы тарихы һәм мәдәни мирасы музее җитәкчесе Рәмзилә ШАКИРОВА. Музейда "Әгерҗе районы тарихы" экспозициясе һәм...
-
Игътибар! Әгерҗегә ЛДПР поезды килә
22 майда 14 сәгать 21 минутта Әгерҗе вокзалына ЛДПРның махсус поезды киләчәк. Поезд пассажирлары - РФ Дәүләт Думасы депутатлары халыктан мөрәҗәгать һәм шикаятьләр кабул итәчәк. Поезд вокзалда 20 минут кына тора, шуңа мөрәҗәгатьне ЛДПР фракциясе җитәкчесе Владимир Жириновский исеменә алдан язып алып барырга кирәк.
-
Әгерҗе балалары кайда ял итәр?
Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар якынлаша. 25 майда мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәмнәре гөрләячәк. Бу - инде уку елы тәмамланды дигән сүз. Өч ай буе укучы балагыз нишләр, кайда ял итәр, сәламәтлеген ничек ныгытыр, нинди файдалы эш белән шөгыльләнер? Болар - һәр ата-ананы борчый торган сораулар. Республика һәм Әгерҗе районы җитәкчелеге...