18 май 2017 яңалыклары
-
Уразай басуларында бәрәңге утырталар
"Уразай" бүлекчәсе басуларында бәрәңге утыртуда ике агрегат эшли: тракторчылар Василий Петров, Марат Асылмәрданов һәм аларның ярдәмчеләре Марс Васильев белән Владимир Шуматов. Алар тырышлыгы белән йөз гектардан артык мәйданга бәрәңге утыртылган инде. Шушы көннәрдә аларга Владимир Васильев һәм Ефим Шамеев бригадасы да өстәләчәк. - Бәрәңге барлыгы 397 гектар мәйданда утыртылачак. Шуның...
-
“Күңелем һаман унсигездә“, ди Рәхимә апа ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА
- Үземә туксан яшь тулганына һич ышанасы килми. Сиксән яшемдә духтырга баргач, "әби, сиңа ничә яшь?" дип сораганнар иде. Урысчаны такы-токы гына белгәч, сиксән дип әйтеп булмады, "восемнадцать" дидем. Менә һаман да күңел унсигездә әле минем, - дип үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне көлдереп алды Рәхимә апа ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА....
-
Иртәгә эшкә – велосипедта
19 май һәм 22 сентябрь РФ Спорт министрлыгы тарафыннан "Бердәм велопарад көне" буларак игълан ителде. Бу көнне спорт бүлеге әгерҗелеләрне "Эшкә велосипедта барабыз" акциясенә кушылырга чакыра.
-
Бүген – Халыкара музейлар көне
Бәйрәм уңаеннан 19 майда 18-21 сәгатьләрдә Әгерҗе районы тарихы музее хезмәткәрләре "Музей төне" акциясе уздыралар. Бу кичне музейга килүчеләр үзләрен төрле мавыктыргыч бәйгеләр, уеннарда сыный алалар.
-
“Әгерҗе хәбәрләре“нә ташламалы бәягә язылып калыгыз
21 майга кадәр "ӘГЕРҖЕ ХӘБӘРЛӘРЕ"нә почта элемтәсе бүлекчәләрендә ташламалы бәягә - 596,34 сумга языла аласыз. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Әгерҗедә яшәүче Фаизә ХАҖИЕВА, "Әбунәче ункөнлеге" игълан ителү белән почта элемтәсе бүлекчәсенә барып, "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылган. - Газета килүне түземсезлек белән көтеп алам һәм бөтен эшне ташлап бер хәрефен...
-
Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре – спартакиадада беренче
Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләре, Менделеевскида узган зона спартакиадасында Мамадыш, Теләче, Тукай, Менделеев районнарыннан хезмәттәшләрен төрле спорт төрләрендә җиңеп, беренче урын яуладылар. Әгерҗедән барган утыз медицина хезмәткәре төрле ярышларда сынала. Бадминтонда Эдуард-Анжелика Овчинниковлар - беренче, волейбол, йөгерү, аркан тартуда ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары - икенче, шахматта Борис Стерхов һәм тенниста...