18 декабрь 2017 яңалыклары
-
Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
"Сөембикә" журналына баш редактор итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде. Яңа баш редактор "Сөембикә" журналы һәм моңа кадәр эшләгән "Шәһри Казан" газетасы баш редакторы вазифаларын башкарачак. Гөлнара Сабирова Татарстанның Аксубай районыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Күңелле атна", "Кәеф ничек" һәм башка басмаларда, Сәламәтлек саклау министрлыгында...
-
Тирсәдә балалар өчен тау ясаганнар
Икенче ел рәттән инде Яңа ел алдыннан Тирсә авылындагы Мәдәният йорты каршына агачтан тау ясыйлар. Быелгы тауның озынлыгы тугыз метр озынлыкта булган. Аны шимбә көнне авылның оста куллы ир-егетләре ясаган. Шул кичне үк тау яны бала-чаганың шат авазына күмелгән. Әти-әниләре белән бергәләп тау шуарга килүчеләр бик күп булган. Хәзер Тирсә...
-
Үзәк китапханә хезмәткәрләре китаплардан чыршы ясаган
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Яңа елга үзенчәлекле чыршы ясаганнар. - Кабинетларны бәйрәмчә итеп бизәргә тырышабыз. Менә без - туплау бүлеге хезмәткәрләре китаплардан нинди чыршы ясадык, - диләр бүлек хезмәткәрләре. Матур да, үзенчәлекле дә чыршы булган бу. Китапхнәгә кергән һәркем хезмәткәрләрнең иҗат җимешенә, фантазияләренә соклануын белдерә икән.
-
Әгерҗедә чаңгы базасы ачыла
Әгерҗедә "Орешник" ял базасында республика программасы буенча чаңгы базасы төзелде. 20 декабрьдә аны ачу тантанасы була. Сәгать 12гә әгерҗелеләрне бәйрәм тантанасына көтеп калалар.