19 октябрь 2018 яңалыклары
-
Әгерҗе егетләре өчен “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды
Быел Әгерҗе районыннан 33 егет хәрби хезмәткә алыначак. Солдат каешы буарга әзерләнүче әлеге егетләр өчен бүген “Авангард“ Яшьләр үзәгендә “Хәрби хезмәткә чакырылыш көне“ узды.
-
Татарстанда фельдшер-акушерлык пунктлары саны ел ахырына 457гә җитәчәк
2018 ел ахырында Татарстан авылларында 44 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.
-
Министрлыкларның 2019 елга билгеләнгән өстенлекле максатлары өчен тавыш бирү башланды
Сынау проектында Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.
-
Комсомолның йөз еллыгы уңаеннан бәйрәм була
29 октябрьдә 13 сәгатьтә район Мәдәният сараенда Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан тантаналы чара уза.
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары әгерҗелеләрне кабул итә
25 октябрьдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19) Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев халыкны кабул итә.
-
Салым түләүдә яңалыклар бар
Шәхси милекләрендә торак, гараж, корылмалар, җир участоклары, транспорт чаралары, төзелеп бетмәгән объектлары булган гражданнарга салым түләр чак җитте. Физик затларның милкенә, транспорт һәм җир салымнарын, аерым очракларда физик затларның кеременә салымны 3 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк.
-
Архив фондын саклауга керткән өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр
ТР Архив фондын саклауга һәм комплектлауга керткән өлешләре һәм Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.