20 июль 2012 яңалыклары
-
Өйрәнүләр башланды
18 июльдә республикада террорчылыкка каршы өйрәнүләр старт ала. Бу көннәрдә өйрәнү диверсантларын ачыклау һәм тоткарлау планлаштырыла. Алар, Казан, Яшел Үзән, Лаеш районнарына килеп, Универсиада спорт комплексларына, вокзал, кибет, кинотеатрларга һәм башка халык күп йөри торган урыннарга кереп шартлаткыч матдә муляжлары куячаклар. Ә халыкның максаты - аларны фаш итү һәм туктату....
-
Кайсы милләт күбрәк?
Татарстанда 2010 елда узган халык санын алу Татарстанның Россиядә иң күп милләтле төбәк икәнен күрсәтте. Безнең республикада барлыгы 173 милләт вәкиле яши. Сигез милләт халкының һәрберсе унар мең кешедән артып киткән. Болар - татарлар, урыслар, чувашлар, удмуртлар, украиннар, мордвалар, марилар һәм башкортлар. Татарстанда татар милләте өстенлек итә, барлыгы 2 млн...
-
Хәрби хезмәткә – контракт буенча
Хәрби комиссариатның Әгерҗедәге бүлеге 20-35 яшьлек запастагы ир-егетләрне Кизнердагы, Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендәге хәрби частьләрдә техник, оператор, машина йөртүче, элемтәче булып контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Айлык хезмәт хакы - 20-40 мең сум. Белешмәләр өчен тел. 25338.
-
Әгерҗе базары бәяләре
Кыяр - 20 сум (1 кг), Помидор - 80-90 сум (1 кг), Бәрәңге - 1 кг - 30-40, 5 литры 130 сум, Кәбестә - 30 сум (1 кг), Кишер - 50 сум (1 кг), Чөгендер - 50 сум (1 кг), Сарымсак - 1 данәсе - 15-20, 1 кг 250 сум,...
-
Анападан – диплом белән
Районда нәфис сүз остасы буларак танылган Әгерҗе егете Антон Попцов Анапа шәһәрендә XXI халыкара балалар-яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат коллективларының "Диңгез, илһам, театр" исемле конкурсында катнашты. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган якташыбыз "Театр. Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
Бераз түбән тәгәрәделәр
Беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре буенча Әгерҗе эчке эшләр бүлеге Татарстандагы икенче категорияле 14 бүлекчә арасында XII урын алды. "Соңгы биш елда без VII-VIII урыннардан түбән төшми идек. Әмма быел кайбер эшчәнлек буенча артка тәгәрәдек", - диде алты айлык эшләренә йомгак ясау киңәшмәсендә бүлек начальнигы Азат Мусин. Икътисади һәм коррупцион юнәлештәге...
-
Тагын яшен сукты
Узган шимбә кичендәге көчле яшен Тәбәрле авылындагы гаиләгә зур зыян китерде. Яшен сугу нәтиҗәсендә әлеге хуҗалыкның каралты-курасы, малларга кышка әзерләгән печәне, ашлыгы күмергә әйләнде. Әле ярый, сыеры белән бозавын коткарып кала алганнар.
-
Суга батып үлде
Коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 52 кеше батып үлгән. 5 июльдә Әгерҗедәге Иж елгасында 25 яшьлек хатын-кыз йөзә белмәве аркасында суга бата. Аның гәүдәсен бары 13 июльдә генә табалар. "Суның тирәнлеген белмәгән килеш, бигрәк тә исерек хәлдә елгага кермәгез. Балаларыгызны да саклагыз!" - дип кисәтәләр МЧС хезмәткәрләре халыкны.
-
Гарасат безне дә урап узмады
18 июльдә Татарстан синоптиклары республикада секундына 25-27 метр тизлектәге көчле җил булачак дип искәрткәннәр иде. Һәм бу, чынлап та, шулай булды. Буа, Кукмара һәм тагын берничә районда җил түбәләрне куптарып аткан, бик күп йортларга, учреждениеләргә, иген басуларына зыян салган. Бәхеткә каршы, безнең районга гарасатның "койрыгы" гына эләкте. Төштән соң Әгерҗедә...
-
Урманнарга керми тор әле
Безнең татар халкында "Керим әле урманнарга, каеннар арасына..." дигән бик моңлы җыр бар. Әмма без бу көннәрдә урманнарга керми торыгыз әле дип кисәтәбез. Чөнки урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. 18 июльдән Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде. Инде ничә көннәр Уралда, Ерак Көнчыгышта, Себердә урманнар...
-
Тормышыбыз бәла-казаларсыз үтсен!
1927 елның 18 июлендә Россиядә дәүләт янгын күзәтчелеге турында Положение кабул ителә. Бу янгын сагы үсешендә кискен борылыш ясаган вакыйга булып тарихка кереп кала. 85 ел дәвамында янгын күзәтчелегенең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, аның бурычлары шул ук - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә күзәтчелек итү. Гадәттә күзәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне...
-
Скутер уенчык түгел
Җәйге каникул вакытында Әгерҗе урамнарында скутерда җилдерүче яшүсмерләрне бик еш күрергә була. Ата-аналар уналтысы да тулмаган балаларына әлеге кыйммәтле бүләкне алганда аның ахыры турында уйлыйлар микән? Скутер белән идарә итү бары 16 яшьтән генә рөхсәт ителә. Ә без юлларда машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен бөтенләй белмәгәннәрне дә очратабыз....
-
Саклау авылын Аллаһ саклый
14 августта дәүләт саклавына алынган тарих-архитектура истәлеге булган, Әгерҗе районында хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында мөселманнар җыенының чираттагысы уздырылды. Районыбыз дин әһелләре, мәчет имамнары, мөэмин-мөселманнар катнашында бишенче тапкыр үткәрелүче бу зур чарага шушы мәчетне төзекләндерү эшенең башында торган милләт җанлы якташыбыз - Казанның 2нче...
-
Чәчәкләр акциясе сүлпән бара
Шәһәребезнең Г.Камал урамыннан узучылар һәр җәйдә Александр һәм Надежда ПОНОСОВЛАР йорты каршындагы матурлыкны күреп, битараф кына китә алмыйдыр. Әнә, бер гаилә, машинасын туктатып, сокланып карап торды да аллы-гөлле чәчәкләр янында истәлеккә фотога төште. Чайковскидан кунакка кайтучылар икән. "Әле сез аларның ишегалларындагы әкияти матурлыкны күрсәгез, "телсез" калыр идегез", - дидем юлчыларга....
-
Без дә Питрауда булдык
Мин, Аллага шөкер, 16 яшьтә генә булсам да дөньяны бик күп күрдем: Польшада булдым, Казахстанда йөрдем, Төркия буйлап сәяхәт кылдым. Бу илләрне күрү бәхете миңа армспорт буенча Европа, Дөнья чемпионатларында катнашканда тәтеде. Әлеге илләрдәге матурлык-гүзәллекне күрдем һәм һәрберсенә барган саен бу җиде могҗизаның берседер дип уйлый идем. Узган атнада Мамадыш...