Әгерҗегә Сәләтлеләр университеты килде
Бүген Әгерҗе район Мәдәният сараенда Сәләтлеләр университеты эшли.
Әлеге чарага районның барлык мәктәпләреннән һәм агрокөллияттән иң сәләтле балалар килде. Алар алты профиль төркемдә эшләделәр: фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат.
Балаларга кызыклы булсын өчен, оештыручылар эзләнү квесты тәкъдим иттеләр. Беренче бирем буенча яшь талантлар анда оештырылган күргәзмәләр...