Халык Исәнбай сайлау участогына агыла
Исәнбайдагы 16.29.379 сайлау участогы иртәнге сәгать 8дә үз ишекләрен ачты. Биредә бүген Исәнбай, Кадыбаш, Девәтернә, Иске Эсләк, Бима авыл җирлекләреннән 501 сайлаучы тавыш бирергә тиеш.
Сәгать телләре сигезне сугуга комиссия рәисе Гөлия Гыйззәтуллина сайлау участогы ишекләре ачылуын хәбәр итте. Сайлау участогына иң беренче булып Исәнбайдан милиция ветераны Нәҗип ага Ахунҗанов...