Июльдән нәрсәләр үзгәрә?
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифлар артачак. Узган ел белән чагыштырганда, индексация дәрәҗәсе ике тапкырга кимрәк, тарифлар да 3,5 процентка гына артачак.
Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр уртача 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Үзгәрешләр, беренче чиратта, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау...