Тирсәдән Фәсхетдиновлар кәҗә сөтеннән эремчек ясау серен дә белә
"Бу эш белән уйнап кына шөгыльләнә башлаган идек, хәзер тормышыбызны кәҗә асраудан башка күз алдына да китермибез", - диләр Тирсәдән Илнур-Нәзирә ФӘСХЕТДИНОВлар.
МИЛӘ, ДУСЯ, АРИСТОКРАТКА...
- Кәҗә асрый башлавыбызга сарыклар сәбәпче булды. "Романовский" токымлы сарыклар асрыйбыз без. Ә алар бик күп бәрән китерәләр. Бәрәннәргә үз әниләренең сөте җитмәгәч, кәҗә сатып...