Кодаш мәктәбе үз укучыларын тәүге очрашуга җыйды
Кодаш мәктәбен тәмамлаучылар өчен әле моңа кадәр бер генә тапкыр да очрашу уздырылганы булмады. Ниһаять, быел сыйныфташлар кичәсе оештыру күпләр өчен көтеп алган бәйрәмгә әверелде.
"Ий, Наилә, синме соң бу?" "Зөһрә дә кайткан түгелме?" "Җәмилә, сине дә күрер көннәр бар икән!" Кодаш урамы, мәктәп, клуб яны әнә шундый очрашу-күрешү мизгелләреннән...