Кичкетаңга күрше Удмуртиядән кунаклар килде
Кичкетаң авылы китапханәсенә Алнаш районы Ләлә авылы китапханәсе мөдире, тамырлары Барҗы-Пельгадан булган Мария Башенина җитәкчелегендәге делегация килде.
Китапханә мөдире Әлфинә Гыйльфанова, мәдәният хезмәткәрләре Алсу Дәүләтшина, Эльмира Җиһангәрәева, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, авылыбызның социаль хезмәткәрләре кунакларны ипи-тоз, дәртле җырлар белән каршы алдык. Удмуртиядән килгән актив китап укучыларны, балаларны Әгерҗе төбәге, районыбыз капкасы...