Хирургия бүлегенең ветеран шәфкать туташы юбилеен бәйрәм итә
Ләйсирә ТИМУРШИНА - 40 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйган шәфкать туташы. Бу көннәрдә ул 70 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, туганнары, хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә.
Уразайдагы иң абруйлы Фатыйх-Әминә Закировлар гаиләсендә туган биш баланың беренчесе ул. Әнисе кебек ипле, итагатьле, әтисе кебек булдыклы, эшне җиренә җиткереп башкаручы булып үсә. Салагыш мәктәбен...