Район хуҗалыкларында чәчү эшләре тулы көчкә бара
Һава шартлары уңайлануга ук хуҗалыкларда язгы кыр эшләре җанланды.
Быел кыр эшләренә бераз соңарып керешергә туры килде. Узган ел да яз иртә килмәде. Һава торышы безне сынаса да, авыл хезмәтчәннәре һәрнәрсәгә әзер булырга тиеш. Безнең бурыч – соңга калганны куып җитү, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.