Толымнар озын һәм калын булсын дисәгез, киңәшкә колак салыгыз
Озын толымнар кызларны бизәп торса да, аның мәшәкатьләре дә күп бит. Кыска чәчне кайчак бармаклар белән генә дә рәтләп куярга була. Ә озын чәч аерым тәрбияне, һәр иртәне бакчага, мәктәпкә барганда матур итеп үрүне таләп итә.