Иж-Бубыйда Бубилар мирасын өйрәнделәр
Мәгърифәтче Бубилар мирасын, үз халкыңнын үткәнен барлау, аны өйрәнү, туган якның тарихын һәм мәдәниятен саклап калу эшендә яшь буынны берләштерү, укучыларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан, Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә “Яшь белгеч” III районкүләм предметлар олимпиадасы уздырылды.