“Зетта Иминиятләштерү” НАСКОның элеккеге клиентлары өчен лояльлек программасы ача
“НАСКО Татарстан” АҖнең лицензиясен алу нәтиҗәсендә полислары “янган” клиентларны “Зетта Иминиятләштерү” компаниясе үзенә кабул итәргә әзер. Лицензияне алу турында боерык Россия Банкы сайтында май уртасында басылып чыкты. Татарстан Республикасында 140 меңнән күбрәк ирекле иминиятләштерү килешүе иминият яклаусыз калды.