21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Батыр якташыбыз тууга - 100 ел
Сарсак-Омгада туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Герое Борис ШАБАЛИН исеме ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән язылды. Январь аенда аның тууына 100 ел тулды. 1942 елда танк училищесын тәмамлаганнан соң Борис фронтка китә. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Ә...
-
Сарсак-Омгалыларның бердәмлекләре үрнәк
"Сарсак-Омгалыларның бердәмлегенә тора-тора сокланам. Моны сез бүген тагын бер кат расладыгыз", - диде әлеге авыл җирелегендә узган гражданнар җыенында район башлыгы Валерий Макаров. Чыннан да, авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева узган елдагы эшләргә йомгак ясаганда, бу авыл җирлегендә яшәүчеләрнең никадәр дус, бердәм яшәүләренә күңел сөенде. 2014 елның маенда Сарсак-Омгада чиркәү...
-
Тирсәлеләр күпме акча югалткан
Узган ел Тирсә авыл җирлегендә 250 кеше үзара салым акчасын тапшырмаган. Һәр кешедән 200 сум җыелуын истә тотканда, бу - 50 мең сум дигән сүз. Моңа Хөкүмәтнең дүртәр сумын да өстәсәң, 250 мең сум килеп чыга. Димәк, Тирсә җирлегендә 250 мең сумлык халык өчен файдалы эш башкарылмый калачак. Ә менә...
-
Хөрмәтле әгерҗеле, ә сезнең урамны чистарталармы?
Декабрь аенда кар юк дип борчылсак, бу атна буе коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр тәүлек әйләнәсе кар-буран белән көрәште. Авыл кешесе дә, шәһәрдә үз йорты белән яшәүчеләр дә, бу көннәрдә һәр иртәдә кулларына көрәк алып, ишеп-ишеп яуган карга каршы көрәшкә чыга. Район башлыгы Валерий Макаров та һәр көнне иртәнге планерканы Әгерҗе урамнарының,...
-
Бүген Халыкара кочаклашу көне
Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган. Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга була, ди. Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы...
-
Әгерҗе районында дуңгызларның африка чумасы очраклары бармы?
Рәсәй территориясендә узган ел дуңгызларда африка чумасының 84 очрагы теркәлгән. Шуларның 40ы - кыргый кабаннарда, 44е йорт дуңгызларында ачыкланган. Африка чумасы кешегә йокмый, әмма ул авыру малдан күчеп, башка дуңгызларны кырып бетерә. Африка чумасы Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск өлкәләрендә, Краснодар краенда табылган. Африка...