21 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Тирсә аксакалы туу турындагы таныклыкта үзен дөрес теркәмәгәннәр дип исәпли
Элегрәк елларда дөньяга килүчеләрдән паспортында туу ае йә көненең дөрес язылмавы турында еш ишетергә туры килә. Ә менә Тирсәдән Вәгыйзь ага ГЫЙМАЗОВ аны теркәүчеләр бер елга ялгышкан дип исәпли. Ягъни паспорт буенча аңа 90 яшь киләсе елда гына тулса, чынлыкта, тугыз дистәне ул быелның январенда тутыра. - Туганыбызның минем белән...
-
Үзбәкстан кызы – Чилчә килене
Үзбәкстанда туган, Сарман районында үскән Индира МИННИБАЕВАның районыбызның иң гүзәл почмагы - Татар Чилчәсе авылына килен булып төшүенә дә 30 ел вакыт үткән икән инде. Шушы еллар эчендә ул җирлегебездәге йөзләгән балага башлангыч белем һәм тәрбия бирде. Ялан кыр уртасындагы Янурыс авылында үскән Индира беренче тапкыр Салагышка дустының туена кайта...
-
Конструктор, уйлап табучы якташыбыз – әгерҗелеләрнең горурлыгы
Үтәгән авылында туып-үскән, 60нчы елларда Түбән Кама шәһәрендә институт тәмамлап, 1967 елдан «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятенә слесарь-ремонтчы булып эшкә урнашкан, әлеге предприятиедә баш конструктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән «уйлап табучы» Миңнерахман НАСЫЙРОВ - күренекле якташыбыз. Нинди генә вазифалар биләсә дә, гомере буе гади авыл малае булып кала алган Миңнерахман абыйның тормыш һәм хезмәт...
-
Районда диспансерлаштыруга старт бирелде
Районда диспансеризация узу буенча эш башланды. Быел 4928 райондашыбыз сәламәтлеген бушлай тикшертә ала. Авыл халкы иң башта фельдшерлык-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә мөрәҗәгать итә. Шәһәрдәшләрне район поликлиникасының 24нче кабинетында көтәләр. Быел диспансеризацияне 1997, 1994, 1991, 1988... 1928, 1925 елгылар уза. Әгәр сорауларыгыз бар икән, поликлиникага 22180 телефонына шалтырата аласыз.