21 февраль 2012 яңалыклары
-
Ничек ял итәбез?
23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә ял итәбез, ә 24 февраль - эш көне. Халыкара хатын-кызлар көнендә - 3 көн ял. 11 март, якшәмбе көн, 9 мартка күчерелә. Шулай итеп, 8,9,10 март - ял көннәре, 11е - эшкә чыгабыз.
-
Ветераннар, чаңгыга басыгыз
26 февральдә ветераннарны чаңгы юллары көтә. Ярышларда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьтән олырак хатын-кызлар бер километрлы дистанциядә көч сынаша. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән ветераннар Казанда республика ярышларында катнашу хокукы алачак. Чаңгычыларны теркәү чаңгы базасында (Калинин ур., 26) 10.30 сәгатьтә башлана.
-
Марилар тагын таң калдырды
Узган шимбәдә Кадрәк авылы төрле төбәкләрдән 200дән артык чаңгычыны үзенә җыйды. "Мари лыжня" ярышлары хәзер район күләмендәге спорт бәйрәменә әверелде. Марилар оештырган чаңгы ярышларында бу спорт төрен яраткан һәркем катнаша ала иде. Суыктан курыкмыйча Кадрәк авылына кадәр килеп җитсәң, биредә сине иң элек якты йөз, кайнар чәй белән каршы алып,...
-
Спартакиада сезне көтә
23 февральдә Тирсә спорт комплексында традицион кышкы спартакиада уеннары була. Программада армрестлинг, гер спорты, аркан тартышу, көрәш, ирләр арасында волейбол, шәһәр ветераннары һәм җыелма команда арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу. Командаларны теркәү иртәнге сәгать 9да. Ярышлар сәгать 11дә башлана.