21 февраль 2020 яңалыклары
-
Әгерҗе районының ветеран медицина хезмәткәре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк хастаханәсе белән җитәкчелек иткән Рәфыйк Нәфыйк улы ШАКИРОВ Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минситрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт ансамбле Әгерҗе укучыларына сәнгать дәресе күрсәтте
Район Мәдәният сараена бәйрәм концертына җыелган укучылар үзләре дә уен коралларында уйнап карадылар.
-
Туган тел көне уңаеннан – бәйрәм
Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Ак калфак” Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының Әгерҗе бүлекчәсе Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында ана телебезгә багышланган бәйрәм оештырды.
-
Әгерҗенең тыл ветераннары медаль алды
Район мәдәният сараенда Ватан сакчылары көне уңаеннан уздырылган чарада бер төркем тыл ветераннарына медальләр тапшырылды.
-
Ватан сакчылары өчен – бәйрәм тантанасы
23 февраль – Ватан сакчылары көне уңаеннан район мәдәният сараенда тантаналы чара узды.
-
Кадыбаш мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган волйбол ярышы узды
Уенның соңгы секундларында укучылар командасы әтиләрне җиңүгә иреште.
-
Бер төркем райондашлар Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан Хөкүмәт бүләкләре алдылар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районы Советының узган елдагы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау утырышында бер төркем райондашларга төрле дәрәҗәдәге Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
-
Бүген — Халыкара туган тел көне
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.