21 март 2016 яңалыклары
-
Әгерҗедән 90 яшьлек Алмазия әбинең өлкән кызы да җитмешенә якынлаша
Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм сугыш ветераны, гомеренең күп өлешен кирпич заводында эшләүгә багышлаган Алмазия әби Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Президент котлавын, район башлыгының открыткасын һәм бүләген тапшырды. Алмазия әби фронтовик ире Бәдретдин белән дүрт кыз һәм бер малайга гомер...
-
Быел Әгерҗедә сигез йортны капиталь төзекләндерәчәкләр
"184нче СМП" Идарәче компания" ширкәте Әгерҗедә 2013 елда оешты. Предприятие Әгерҗедәге һәм Красный бордагы күпфатирлы йортлар белән идарә итә.Идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Әгерҗедәге күпфатирлы йортлар өчен җаваплы вәкилләр алдында 2015 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм быел төзекләндерү булачак йортлар исемлеге белән таныштырды. БУРЫЧЫҢ ҖЫЕЛСА - УТСЫЗ КАЛАСЫҢ...
-
Әгерҗе Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды
Узган шимбәдә район Мәдәният сараенда КВН сезонының финал туры узды. Финалда биш команда көч сынашты. Менә алар - «Свои», «Суббота», «Не надо печалиться», «Фазан егетләре", "Зырга". "Кызу" көрәштә яшь, әмма инде байтак кына тәҗрибә туплап өлгергән "Суббота" җыелма командасы җиңеп чыкты. Хәтерегездә булса, узган ел әлеге команда җәйге кубокка ия...
-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Бүген, 21 мартта - көн белән төн тигезләшкән көн. Бу көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Нәүрүз фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Бу көнне авылларда бик күңелле бәйрәм чаралары уздырыла. Казанда ботка пешә, халык коймак, чәй белән сыйлана. Мәйданда уеннар гөрли, җыр-бию тынып тормый.