21 декабрь 2011 яңалыклары
-
Кыш бабай өйгә килә
Яңа елда балагызга сюрприз ясарга уйлыйсыз икән, рәхим итегез. Район Мәдәният сараеннан Кыш бабай һәм Кар кызы сезнең өйгә килеп, сабыегызга менә дигән бәйрәм ясаячаклар. Телефон 22647.
-
Хастаханәдә – ышаныч телефоны
Район үзәк хастаханәсендә ышаныч телефоны эшли. Әгәр сез медицина хезмәткәрләренең акча таләп итү , ришвәтчелек күренешләренә тап булгансыз икән, бу турыда ашыгыч рәвештә 22176, 22262 телефоннарына хәбәр калдыра аласыз.
-
Кыш бабай тыңлый
28 декабрьдә "Алло,"Бердәм Россия" партиясе Кыш бабае тыңлый!" акциясе үткәрелә. Бу көнне балалар көндезге сәгать 2дән кичке 4кә кадәр 24255 телефоны буенча Кыш бабайга шалтырата алалар.
-
“Летай – ТВ” безгә дә килеп җитте
Ноябрь аенда Бима авылына гражданнар җыелышына килгәндә кабель сузучы элемтәчеләрне күреп, район башлыгы Фәрит Габбасов "Монда нәрсә булачак?" дип сораган иде. Егетләр "Санлы телевидение өчен кабель сузабыз", - диделәр. "Менә бит могҗиза! Биш ел элек санлы телевидение турында шәһәр кешесе дә хыялланмагандыр. Ә бүген ул авылга да килеп җитте.бит!" дип...
-
Яңа клублы булачаклар
Киләсе елда авыл клублары төзү программасы старт ала. Безнең районда Варкләд-Бодья авылында заманча мәдәният учагы төзеләчәк.