22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әгерҗенең 370 еллыгы уңаеннан “Минем балачак урамы“ дигән рубрика ачабыз
Адәм баласы гомере буе балачагын, яшьлеген сагынып яши. Бигрәк тә туган нигез, туган урам, шунда бергә уйнап үскән ахирәт кызлар, дус малайлар сагындыра. Бүген көннәр буе интернет артында утыручы, анда әллә нинди атышлы, үтерешле уеннар уйнаучы оныкларга карыйбыз да: "И-и, без балачакта урамнан керми идек, кая соң ул безнең балачак...
-
Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыяте аягында нык басып тора
Зур көндәшлек заманында яшәсәләр дә, күп кенә районнарда райполар ябылса да, Әгерҗедә дә, авылларда да район кулланучылар җәмгыяте кибетләре аякларында нык басып торалар әле. - Нәкъ менә без, бигрәк тә авылларда, халыкны көндәлек кирәкле товар белән тәэмин итәргә тырышабыз. Кече авылларда сатудан кергән керем ташка үлчим булса да кибетләрне ябарга...
-
Әгерҗелеләр дә Хөкүмәт ярдәменнән файдалана ала
Быелдан башлап Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны (ЛПХ) махсус закон яклый. Бу хакта яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон проекты кабул иттеләр. Аның кысаларында республиканың крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 200 миллион сум матди ярдәм бүлү каралган. Бу безнең райондагы 7041 шәхси ярдәмче хуҗалыкка да кагыла. Һичьюгы, кәҗә асра Моңа кадәр дә...
-
Сканвордлар турында иң яхшы шигырь язучылар Әгерҗе районында яши
"Сканвордлар" газетасы сканвордлар турында шигырь бәйгесе игълан иткән иде. Исәнбайдан Гүзәлия Исмәгыйлева һәм Әгерҗедән Асия Корбангалиева бәйге җиңүчеләре булдылар. Котлыйбыз!
-
Әгерҗе районында иң нәтиҗәле эшләүче авыл җирлекләре
Авыл җирлекләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Төрле күрсәткечләр буенча беренче бишлектә - Яңа Бәзәкә, Күләгәш, Көчек, Бима һәм Сарсак-Омга авыл җирлекләре.