22 май 2012 яңалыклары
-
Төзелешкә старт бирелде
"Ак Барс-Әгерҗе " агрофирмасы 2600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзи башлады. Аны быел көзен файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Шушы көннәрдә Австралиядән 2100 баш нәселле мөгезле эре терлек кайтарылачак.
-
Әбине алдаганнар
Иске Чекалда авылында 81 яшьлек карчыкны ике билгесез хатын төп башына утырткан. Үлемтеккә дип җыйган 19 мең сум акчасын яңа купюраларга алыштырабыз дип аңа ялган акчалар калдырып тайганнар. Тагын бер тапкыр кисәтәбез: өегезгә кереп акчагызны яңага алыштырырга, арзан товар тәкъдим итсәләр, зинһар, ышанмагыз һәм алданмагыз!
-
Салагышның Ак әбисе
Авылда аны яратып, хөрмәт итеп "Ак әби" дип йөртәләр. Салагышның аяклы тарихы булган 97 яшьлек Зәкия апа ӘХМӘТҖАНОВАның үтемле киңәшләре, яхшы сүзләре, дога-мөнәҗәтләреннән башка авылда бер генә аш-мәҗлес тә узмый. Аның урыны - һәрчак түрдә. Авылның иң өлкән кешесе булса да, Зәкия әбине күргәч, сөбханаллаһ дип куйдык. Йөз яшенә якынлашып...
-
Польшадан – медаль белән
Көчек авылының каты куллы кызы Миләүшә Гыймранова соңгы ике елда бер-бер артлы зур җиңүләре белән сөендереп тора. Кичә ул Польшада армспорт буенча узган XXII Европа чемпионатыннан бронза медаль белән кайтты. "Гданьск шәһәренә 30 илдән 600дән артык иң көчле спортчы җыелды. Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 20 спортчы кертелгән иде. Командабыз...
-
Шушы җирдән, шушы туфрактан без…
Туган җир, туган туфрак... Бу сүзләрне туган нигезләреннән читтә яшәүчеләр аеруча кадерләп әйтә. 400 еллык тарихы булган Салагыштан читтә яшәүчеләр дә бу көннәрдә шушы сүзләрне күңелләрендә кабатлап, туган якларына кайту хыялы белән янадыр. Салагыш төбәгеннән чыккан якташыбыз - Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс ТУКАЕВ белән аралашканда да...
-
Зәңгәр Кама буйларында – Салагыш болыннары...
Дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның юбилее якынлашкан саен күңел үткәннәргә кайта. Юкка гына бабайларыбыз "Киләчәкнең тамырлары - үткәннәрдә һәм бүгенгедә" димәгәндер шул. Безнең Салагыш - бик бай тарихлы авыл. Ә мин бу язмамда шул тарихның бер өлешенә - 1970-90нчы елларга аерым тукталам. Чөнки Салагышның күтәрелеш чоры нәкъ менә шушы...