22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
1 сентябрь уку елы башы булмаячак?
Россиянең мәктәп уку йортларында уку елы башы күчерелергә мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка әлеге сорауны хәл итү бурычын йөкләгән. Шулай итеп әлеге сорауга 15 ноябрьгә кадәр ачыклык керергә тиеш. Һәм уку елы башының һәр төбәктә төрлечә булу ихтималы да бар. Ишеткән булсагыз, төбәкләрдә уку елы башын күчерү...
-
Әгерҗе районы башлыгы сайланды
Район хакимиятендә Әгерҗе муниципаль район Советының I сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Сессиядә район Советы депутатлары бертавыштан район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Район башлыгы урынбасары итеп Ришат Нурисламов билгеләнде. Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан ителде.
-
Кече авылда – зур бәйрәм
Корбан гаете намазын Чилчә авылы халкы яңа мәчеттә укыды быел. Узган атнада биредә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Исеме дә күңелгә һәм динебезгә бик тә ятышлы - "Мөхәммәди" мәчете. Тәвәккәл таш яра "Авылда мәчет булганда гына ул төзек дип санала", - диләр. Инде хәзер Чилчә авылын да шушы рәткә кертергә...
-
Уйлары да, хисләре дә халык белән
Әгерҗе районының капкасы булган Барҗы-Умга - татар драматургиясенең йөзек кашы, режиссер һәм актер Таҗи ГЫЙЗЗӘТне биргән авыл ул. Кырыкка якын сәхнә әсәре иҗат иткән, татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия "Башмагым"ны язган, бай әдәби мирас калдырган якташ язучыбызның 120 еллык юбилеен 3нче шәһәр мәктәбендә зурлап уздырдылар. "Уйларым һәм хисләрем халык...
-
“Әдәби хәзинә“дә – әгерҗелеләр
Узган атнада ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы журналистлар өч көнлек эш сәфәре белән безнең районда булдылар. ДУСЛЫК КҮПЕРЕ САЛЫНДЫ Журналистлар Салагышта драматург Юныс Әминев, Девәтернә һәм Наратта шагыйрь, композитор Ләбиб Айтугановның иҗатына, Иж-Бубыйда мәдрәсә тормышына багышланган сюжетлар төшерделәр. Алар мәктәпләрдә, авыл музейларында булдылар. Иж-Бубыйда Бубыйлар мирасын...