22 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Язылу
Икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу төгәлләнде. Елның икенче яртысында да 6329 газета укучыбыз "Әгерҗе хәбәрләре" белән бергә калды дип горурлана алабыз. Кайберәүләр "халык хәзер газета укымый, район гәзитен дә яшьләр Интернаттан гына карый" дисәләр дә, безне үз итүчеләр, аны атнага ике тапкыр көтеп алучылар булуы безнең өчен зур шатлык. "Әгерҗе...
-
Укучыларга хокукый ярдәм
ТР кеше хокуклары буенча вәкиленең Әгерҗе районы буенча ярдәмчесе Гомәр Шакиров, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе баш белгече Светлана Хәйретдинова, мәгариф идарәсенең баш белгече Сергей Мурзин, ТР юстиция министрлыгы белгече Айгөл Чураева үзәк китапханәдә 2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен хокукый ярдәм дәресе үткәрделәр. Китапханә хезмәткәрләре "Синең хокукларың, яшүсмер" дигән темага...
-
Каз өмәсе гөрли авылларда
Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда әлеге йорт кошларын тотучы бик күп хуҗалыкларда чын бәйрәм булды. Туган-тумача, күрше-күләнне җыеп рәхәтләнеп өмә үткәрделәр алар. Без бәләкәй чакларда каз өмәсе бик матур, элеккедән калган йолаларны саклап үтә торган иде. Ир-атлар казларны...
-
Бу – тормыш таләбе
"Ни кызганыч, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр Кырынды мәктәбен дә читләтеп узмады. Быел биредә башлангыч мәктәпне генә калдырып, өлкәнрәк укучыларны башка мәктәпләргә йөртүне җайга салырга туры килде. Бөтен Рәсәй күләмендә оптимальләштерү бара икән, аның җилләре безгә генә кагылмый калмый шул", - дигән сүзләр белән башлады Кырындыда узган гражданнар җыелышын район башлыгы Фәрит...
-
Яңа ел башы
26 ноябрьдә (һиҗри календарь буенча мөхәррәм аеның 1се) мөселманнарның Ай календаре буенча Яңа 1433нче ел башлана. Мөхәррәм ае дәвамында ураза тоту саваплы. Сөекле Пәйгамбәребез(с.г.в.): "Аллаһы Тәгалә каршында Рамазан ае уразасыннан соң уразаларның иң өстене Аллаһ ае булган Мөхәррәмдә тотылган уразадыр", - диде.
-
“Сез – авыл прораблары”
ТР муниципаль берәмлекләре Советының VI съездында беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев авыл башлыкларын "Сез - яңа җәмгыятьне төзүче прораблар" дип атады. Авыл башлыклары тарафыннан зур проблемалар күтәрелгән һәм кайберләре шунда ук Президент Рөстәм Миннеханов тарафыннан чишелеш тапкан әлеге съезддан алган тәэсирләре турында Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт НУРИЕВтан сөйләвен үтендек. -...
-
Сәхнә ветераннары сөенде
Район җитәкчеләре катнашында уза торган авыл җыелышларына халык үз проблемаларына чишелеш табу өмете белән килә. Сарсак-Омгада җыелыш башланганчы ук "Зарни сизьыл" фольклор ансамбле җитәкчесе Галина Заитова үзара сөйләшкәндә "Өлкәннәребез ансамбльгә бик яратып йөриләр. Районнан читкә дә чыгыш ясарга чакыралар. Әле менә Казанга җыенабыз. Әмма сәхнә костюмнарыбыз искерде, яңа гармун да...