23 май 2016 яңалыклары
-
Кырынды егете Венер Сәлимов туй алып барыр өчен машина белән Кырымга барган!
Бу атнада җырчы Венер Сәлимов сөйгән кызы белән Кырымнан кайтып төште. Әмма яшьләр анда ял итәргә түгел, ә туй алып барырга барган! "Моңа кадәр Мәскәү, Уфа, Чувашия, Самара, Пермь якларында гына туй алып барырга туры килде. Гомумән, чит төбәкләргә бик еш чакыралар. Кырым - иң ерак нокта булды", - ди...
-
Исәнбайлыларга багышланган китапның дәвамы кайчан булыр?
"Бу китабы белән ул исән чакта үз-үзенә һәйкәл салды"... Әлеге сүзләрне Исәнбай Мәдәният йортында Әлфирә ханым НИЗАМОВАның күптән түгел табадан төшкән "Әҗер" китабын тәкъдим итү кичәсендә бик күпләр әйтте. "Әҗер" - Әлфирә ханымның бишенче китабы. Моңа кадәр төрле елларда басылган китапларында шигырьләр күбрәк урын алган булса, монысы тагын да үзенчәлекле....
-
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның кызлары Таңсылу — Татарстан принцессасы
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Таңсылу һәм Зифа кечкенә кызлар арасында «Матурлык конкурсы»нда катнашканнар. Зур кызлары Таңсылу «Татарстанның 1 нче принцессасы» исеменә лаек булган. Ә кечкенә Зифа «Йолдызчык» номинациясендә җиңү яулаган. Булат - Иж-Бубый егете, Искәндәр Җиһангәрәевның энесе. Ә Искәндәр әгерҗелеләргә "Бубилар мирасы" оешмасы җитәкчесе, игелекле эшмәкәр буларак яхшы...
-
Уку елы тәмамлана
Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма малай-кызларның иркен сулыш алырга әлегә вакыты юк. Алар ел дәвамында тупланган белемнәрен йомгаклау контроль эшләрендә күрсәтә. Быел мәктәп белән саубуллашучыларның исә дулкынлануы көннән-көн арта гына бара. Соңгы кыңгырау чыңы белән алар өчен иң җаваплы чор башлана бит. БДИда укучылар тупларга тиешле минималь...
-
Ә сез республикабызның иң яхшы баянчылары кемнәр икәнлеген беләсезме?
"Көмеш телле гармун" халык ансамбле Биектау районы Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" фольклор фестивалендә катнашты. Бирегә республикадан 50 коллектив килгән иде. Хромка гармуннарда Альберт Муллахмәтов, Баязит Ахунов, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, ансамбльнең гүзәл кызы Ләйсән Тимуршина "Кырынды авылы көе"н башкардылар. Аларның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Традицион мәдәниятне үстерү...
-
“Әҗер“ китабы дәвамлы булачак + ФОТО
Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасе Әлфирә ханым Низамованың авылдашларына багышланган "Әҗер" исемле китабы дөнья күрүен хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Исәнбай Мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәче узды. Кичәдә Әлфирә ханымның каләмдәш дуслары катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, башка кунаклар авторга иң матур теләкләрен җиткерделәр. Чараны Әлфирә...