23 август 2012 яңалыклары
-
Район башлыгы белән саубуллаштык
22 августта Әгерҗе район Советы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советының берләштерелгән чираттан тыш утырышы булды. Анда район башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы, "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды. Бу гадәти генә сессия түгел иде. 10 ел районыбыз халкына хезмәт иткән, туган...
-
Изге җиргә сәяхәт
28 августта туган як тарихын өйрәнү музее җитәкчесе Рәмзилә Шакирова җитәкчелегендә бер төркем райондашыбыз Изге Болгар җиренә бара. Ә сентябрь аенда Свияжскига бару күздә тотыла. Теләкләре булганнар 22757 телефоны буенча языла алалар.
-
Зур педсовет
23 августта район Мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фән һәм инновацион эшчәнлек бүлеге начальнигы Святослав Гусев катнаштылар. Киңәшмәдән тулырак язма - газетабызның киләсе санында.
-
“Балкыш”та балкыячаклар
Республикада ветеран сәхнә осталарын берләштергән ансамбльләр арасында "Балкыш" фестивале бара. Безнең районның "Мирас" ветераннар ансамбле 11 сентябрьдә Кукмарада узачак зона фестивалендә чыгыш ясаячак. 12 ветеранны берләштергән әлеге ансамбль жюрины "Тула басу өмәсе"н күрсәтеп шаккатырырга җыена.
-
Паралимпиячеләр – Лондонда
Россиянең паралимпиячеләр җыелма командасы Лондонда XIV тапкыр узачак җәйге Паралимпия уеннарында катнашачак. Ул 29 августтан 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җыелма командага кергән спортчыларның уртача яше - 29. Делегация составында барлыгы 342 кеше, аларның 183е - спортчылар. Атлетлар арасында 18 паралимпия чемпионы, 11 көмеш һәм 15 бронза призеры бар, ә...
-
Агрофирма бүләк өләшә
"Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы менә инде биш ел рәттән мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче авыл сабыйларына уку кирәк-яраклары тутырылган букча бүләк итә. Быел мондый бәхет беренче сыйныфка баручы 135 укучыга елмайды. "Быел хәтта Кадрәк, Шаршады, Салагыш кебек агрофирмага карамый торган авылларда да беренче сыйныфка баручы балаларны букча биреп сөендерергә булдык....
-
Кыр эшләре көндәлеге
Агрофирма хужалыкларында урып-жыю соңгы гектарларда бара. Бүгенге көндә комбайнчылар бодай басуларында эшлиләр. Хуҗалыкларда печән, салам, сенаж хәзерләнә. Хәзерге вакытта бер шартлы баш терлеккә 18,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Агрофирма хужалыкларында көзге чәчү эшләре дә дәвам итә. Хезмәтчәннәр 3500 гектарда арыш чәчтеләр (24%). Тритикале, көзге бодайны чәчү эшләре дә башланды....