Әниләр хөрмәтенә
Район Мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан зур чара узды. Фойеда балалар китапханәсендә һәм район Мәдәният сараенда кул эшләре түгәрәкләрендә шөгыльләнүче өлкәннәрнең, тәрбия бирү үзәгенә йөрүче малай-кызларның иң матур кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Аларны карап хозурланганнан соң әниләр сәхнәдән район үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур чыгышларын карап кинәнделәр. Әниләрне котларга район башлыгы...